җен

җен
I. и. 1. Хорафатлар буенча: кешеләргә явызлык эшләүче, үзе яратканнарга ярдәм итүче, табигатьтән өстен явыз зат 2. күч. Нәрсә белән дә булса алдый, мавыктыра торган әйбер, көч, хис символы шундый бер җене бар язның: кинәт исертеп ташлый 3. күч. Күңел, рухи дөнья, рух җененә каршы килеп булса да ризалашу. Хис котырыну җене бар булганын биләп алды. Үзеннән алдагы исем белдергән эш, хәл белән артык мавыгу тур. артистлык җене бар үзендә 4. күч. Ачулану, тиргәү сүзе җен, дәшмәм дигән идем, тәмле теле белән эретте. II. ҖЕН – диал. Үңәч, азык юлы. ҖЕН КОРУ – Үңәчтә рак авыруы. ҖЕНЕН ӨЗҮ (ЧӘЙНӘҮ) – 1) Кешене буып яки суеп үтерү 2) Гомумән үтерү, кыру 3) Юк итү, бетерү 4) Бик кызу, ут уйнатып эшләү тур. эшнең җенен өзә, ялт итеп тора

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.


Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»